Талларым · аккорды на гитаре · текст песни
Шрифт
Тональность
Текст песни с аккордами
Куплет 1:
Кырларымда,
болын, күлләремдә,
Калмадым шул, нигә
калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән
кебек,
Боек тора моңсу
талларым.
Припев:
Талларым,
талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер
идем,
Талларым, талларым,
талларым,
Сезгә тагын
бер кайтыр
идем!
Куплет 2:
Диңгез-таулар аша, чорлар
аша,
Йөрәгемне сезгә
ялгадым.
Кичерегез мине,
еракларга
Ташлап киткән өчен,
талларым.
Припев:
Талларым,
талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер
идем,
Талларым, талларым,
талларым,
Сезгә тагын
бер кайтыр
идем!
Куплет 3:
Үзем беләм,
киткән юлларыма
Карый-карый күзем
талганын.
Юк, мин болай бүтән яши
алмыйм,
Кайтам сезгә, кайтам
талларым!
Припев:
Талларым,
талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер
идем,
Талларым, талларым,
талларым,
Сезгә тагын
бер кайтыр
идем!