Гади гена тугел минем сойган ярым · аккорды на гитаре · текст песни
Шрифт
Тональность
Текст песни с аккордами
Гади генә тугел минем сөйгән ярым.
Әйтерсең лә чәчәк бәйләме,
Шушы чәчәк белән язмышымны бергә бәйләдем.
Күңелемдә бары чишмә агышлары,
Кирәк түгел миңа башка гүзәлләр дә,
Кирәк түгел читләр язмышы.
Чишелмәсен иде язмыш төеннәре,
Иң яраткан кешең булганда
Сөйгән ярың белән җирдә яшә икән
Бәхет үзе дәшеп торганда.
Яхшыдан да яхшы табылыр дип тагын,
Яңа хисләр эзли башламам.
Бергә бәйләп куйган язмыш төеннәрен,
Беркайчан да сүтеп ташламам
Рәхмәт язмышыма,сине тапканыма
Йөрәгемнән чыга җыр гына
Синең исеменне җырга кушам инде,
Кайта-кайта яшьлек языма.
Чишелмәсен иде язмыш төеннәре,
Иң яраткан кешең булганда
Сөйгән ярың белән җилдә яшә икән
Бәхет үзе дәшеп торганда.